Туган як

Прокуратура татарстанлыларның кайда битлек һәм перчаткалар кияргә тиешлеген аңлатты

Кагыйдә бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза яный. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республика халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында, таксида, кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.

Битлек яки респираторларны гына АЗСларда, паркларда, скверларда, урамда, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифтларда һәм йортларның баскыч мәйданчыкларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда киергә кирәк.

Карарны бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: