Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Президент Рөстәм Миңнеханов Юлламада социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була.

«14 нче утырышта бердәнбер мәсьәлә — Татарстан Президентнының республикадагы эчке һәм тышкы вәзгыять турында Дәүләт Советына Юлламасы», — дип әйтте 16 сентябрьдә республика парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтелә. Чара бүген 10.00 сәгатьтә  башлана. 

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы көндезге 12 сәгатьтә булачак. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика канун проекты беренче укылышта каралачак.    

«Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында канун проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике канун проекты», — диде Маврина.

Беренче укылышта карау өчен республика Җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеклер үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән. Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X