Туган як

Паспорт һәм машина йөртү таныклыгы автомат рәвештә озайтылачак

Паспорт, машина йөртү таныклыгы һәм башка шәхесне таныклаучы документлар автомат рәвештә 3 айдан да ким булмаган вакытка озайтылачак. Владимир Путин бу хакта төбәк башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

Әлеге карар коронавирус пандемиясе аркасында Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле. Машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен Медицина белешмәсе тәлап ителә. Тик аны алу өчен медицина учреждениеләренә барырга кирәк. Шул уңайдан Владимир Путин Хөкүмәткә документларны автомат рәвештә озайту механизмын эшләргә кушты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: