Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ОСАГО полисын ничек яңарттылар

Полисның икенче ягына Каско килешүе турында мәгълүмат кертелергә мөмкин.

Россиядә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисының (ОСАГО) яңа форматы гамәлгә керде. Полисның икенче ягына каско килешүе турында мәгълүмат кертелергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Үзгәрешләр 8 марттан үз көченә керде. Хәзер машина йөртүчеләр каско килешүе турында мәгълүматны ОСАГО полисының кире ягына өсти алалар. Шулай итеп, хәзер машина йөртүчеләр ике полис урынына бер полис белән йөри алачак. Икеләтә документ кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә булырга мөмкин.

Шулай ук яңа форматтагы полис берничә яңа пунктны үз эченә ала — транспорт чарасын югалту яки зыян китерү куркынычы кертелгән булырга, шулай ук франшиза иминият суммасының 20% тан да артмаска тиеш.

ОСАГОның гамәлдә булу срогы тәмамлану каско килешүенең дә гамәлдә булу вакыты төгәлләнүен аңлата. Әмма ирекле иминиятләштерүдән баш тарту мәҗбүри иминиятләштерү турындагы килешүне өзү өчен сәбәп булып тормый.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев