Туган як

«Наркотикларсыз тормыш»

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы бара.

Ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты – наркомания һәм наркотикларга бәйле җинаятьләр таралуга каршы тору мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте органнарының һәм халыкның бердәм эшләвенә ирешү.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе шәһәр һәм район халкын «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә катнашырга чакыра. Гражданнар наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокук бозулар турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының «02» һәм «112» телефоннарына, 291-20-02 («ышаныч телефоны»), шулай ук полиция бүлегенең кизү тору частена хәбәр итә алалар. Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучылар закон каршында җавап тотачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: