Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Митрополит Феофан: «Үз-үзеңне изоляциялә — үзеңне шулай коткарасың һәм башкаларга ярдәм итәсең»

Владыка татарстанлыларны өйдә утырырга һәм коронавирус таралуга бәйле рәвештә эшкә йөрмәскә чакырды.

Митрополит Феофан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә вакытында республика халкын өйдә калырга һәм җәмәгать урыннарына бармаска чакырды. 

«РФ Президенты күрсәтмәсе буенча билгеләнгән бу ял атнасында кешеләр өйдә утырырга һәм эшкә бармаска тиеш. Кешеләр шашлык яки тусовкаларга барганда, бүгенге телдә сөйләшкәнне күрү бик аяныч. Бу ниндидер акылсызлык», — дип билгеләп үтте митрополит.

Аның сүзләренә караганда, моңа һич тә юл куярга ярамый, чөнки кешеләр үзләренә генә вирус ияртмиләр, бәлки башка кешеләрнең үлеменә дә сәбәпче  булалар. Мөэминнәр өчен бу эш җинаятькә тиң.

"Ягъни үзеңне чиклисең, шуның белән үзеңне дә коткарасың, башкаларга да ярдәм итәсең — моның өчен үз- үзеңә изоляция кирәк тә", - дип ассызыклады владыка.

Ул коронавируска каршы көрәш өчен дәүләт тә, гражданнар да, чиркәү дә уртак җаваплылык кирәк, дип нәтиҗә ясады.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев