Туган як

Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде, спорт матчлары тамашачылардан башка гына үткәреләчәк, мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде», - дип искәртте Галимова.

Барлык республика халкын илдән читкә чыгудан тыелырга чакырабыз. Әти-әниләр игътибарына: алда торган язгы каникуллар уңаеннан, балаларның сәламәтлеге өчен, чит илләргә чыгулардан баш тартырга киңәш итәбез.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: