Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Хәзер безнең бурыч — ихтыяҗны стимуллаштыру

Татарстанда Республика маркетинг үзәге эшли, аның нәтиҗәсендә эшкуарлар 28 млрд сум акча эшләгән.

Татарстанда икътисадны җанландыру өчен ихтыяҗны стимуллаштырырга кирәк. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Әлеге бурычны хәл итү кысаларында Республика маркетинг үзәге төзелде. Аны предприятиеләргә һәм муниципалитетларга эчке ихтыяҗны стимуллаштыру чарасы буларак актив тәкъдим итәләр.

«Гади генә итеп әйткәндә, заказчы һәм тәэмин итүче керә торган мәйданчык бар. Закон таләпләрен үтәгәндә, аларның бер-берсен табуы мөһим. Бүген әлеге мәйданчыкта 3,5 меңнән артык предприятие эшли инде. Алар 28 млрд сум акча эшләде инде», — диде ул.

Интервьюны тулысынча sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга була.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X