Туган як

Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ тапшыру графигын тәкъдим итте

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчесе 8 июньдә узачак.

Документ тексты нигезендә, имтиханнарны түбәндәге график буенча үткәрергә тәкъдим ителә:

8 июньдә : география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология. 

11 июньдә: рус теле.

15 июньдә: база һәм профиль дәрәҗәләрендәге математика.

18 июньдә: тарих һәм физика.

22 июньдә: җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан билгеләнгән.

Мәктәп укучылары чит телләрне 25 июньдә тапшыра башлаячак, 26 һәм 29 июньдә әлеге имтиханнарны телдән бирәчәкләр.

БДИ үткәрү вакытын коронавирус пандемиясе аркасында күчерделәр. Башта Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру 25 майда башланырга тиеш иде.

COVID-19 таралу сәбәпле, Россиядә шулай ук вузларга керү имтиханнарын да күчерделәр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: