Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мәдәният» программасы: Татарстанда сәнгать мәктәпләре ремонтлана һәм клублар салына

2020 елда Кукмара, Тукай, Буа, Питрәч, Чирмешән районнарында биш авыл клубы салыначак.

Татарстанда мәдәни чараларга йөрүчеләр саны арткан. 2019 елда бу сан 28 392,7 мең кешегә җиткән. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бу казанышларны республикада төзелеш программаларының уңышлы баруына да бәйләп карый. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.

«Безнең максат мәдәни чаралар санын арттыру хисабына бер үк кешеләрне кат-кат китертү түгел, ә яңа кешеләрне колачлау. Милли проект кысаларында гына бу күрсәткечләргә ирешү катлаулы булыр иде. Республикада авыл клубларын төзү һәм ремонтлау программалары бик зур казаныш», — диде мәдәният министры.

Ирада Әюпова быелдан башлап 7 балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачагын, Әлмәт музыка көллиятен төзекләндерү каралганын әйтте. 110 миллион сумга Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте дә ремонтланачак.

2019 елда «Мәдәният» милли программасы кысаларында Биләрдә, Әлмәт районының Миңнебай авылында, Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында авыл клублары төзелгән. Аларның гомуми суммасы 44,9 млн. сум. Әлеге акчаларның 26 млн сумы — федераль проекттан.

Ирада Әюпова 2020 елда Кукмара, Тукай, Буа, Питрәч, Чирмешән районнарында биш авыл клубы салыначагын әйтеп узды.

Фото: архив tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев