Туган як

Май аенда пенсияләрне иртәрәк түләячәкләр

Киләсе ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә, 2020 елның маенда пенсияне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк дип хәбәр итә Пенсия фонды бүлеге.

“Татарстан почтасы” идарәсе акчаны:

3-5 нче майда алучыларга – 2 майда (почта бүлеге эше вакытында),

7-8 нче майда алырга тиешлеләргә 9 майда түләячәк.

Пенсияне башка көннәрдә алучылар өчен көннәр үзгәрми. Банк аша күчерелеп барган акча да элекке график буенча җибәреләчәк.

Сорауларыгыз булса, китереп бирүче почта хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә, почта бүлегегезгә яки “Россия Почтасы”ның кайнар линиясенә 8-800-100-00-00 номерына шалтыратып сорарга мөмкин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: