Туган як

"Үлемсез полк» акциясен 26 июльдә үткәрергә планлаштыралар

Түбән Камада Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә «Үлемсез полк» акциясе узачак.

 «Үлемсез полк» акциясен, санитар-эпидемиологик хәл уңай булганда, 26 июльдә үткәрү планлаштырыла. Бу хакта» эшлекле дүшәмбе " киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

 "Үлемсез полк" маршы 26 июльдә узачак. Бу көнне без барыбыз бергә бердәм сафта шәһәрләребез урамнары буйлап әтиләребез, бабаларыбыз портретлары белән узачакбыз.

Исегезгә төшерәбез, быел Җиңүнең юбилей парады 24 июньдә булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: