Ларионова: Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә мәнфәгате өстенлеге - иң дөрес карар

Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмә гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.
Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балалар турында кайгырту мәсьәләләрен ныгыту аерылышуларның артуы һәм туучылар санының кимүе белән көрәштә мөһим адым булып тора. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әнә шундый фикерен уртаклашты.
«Безне Россиядә аерылышулар саны арту, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балалар мәсьәләләренең закон белән ныгытылуы, минемчә, чыннан да бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар мәнфәгате өстенлеге — иң дөрес карар», — дип сөйләде ул.
Ларионова шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.
«Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм үз вакытындагы адым», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 11:48Түбән Камада хәрби комиссариаты хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарганнар Түбән Кама шәһәр суды элекке хәрби комиссариат хезмәткәренә шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгарган.5600
-
26 май 2022 - 11:1910 яшьлек баланы бәрдергәннәр Түбән Камада 10 яшьлек малай юлны чыкканда «Лада Калина» автомобиле астына эләккән.4700
-
26 май 2022 - 10:00Химиклар проспектында велосипед юллары төзеләчәк Түбән Камада Химиклар-Корабельная урамнары юл чатыннан Көньяк урамына кадәр (1,4 км) һәм Химиклар-Менделеев урамнары юл чатыннан Вахитов проспектына кадәр (0,54 км) велосипед юлларын салачаклар.4800
-
26 май 2022 - 08:54Балаларның “Туган як” лагеренда ял итү мизгелләре
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
26 май 2022 - 08:24Профильле укыту заман таләбеме?Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.4200
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.21101
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.26800
-
23 май 2022 - 10:25Түбән Камада Сабантуйның кайчан булачагы билгеле булдыБыел шәhәрдә сабантуй 11 июньдә, ә авыл җирлекләрендә бәйрәм 12 һәм 13 июньдә узачак.33300
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгәнТүбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.57900
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.57900
-
18 май 2022 - 19:51ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.51900
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.51300
-
17 май 2022 - 09:342023 елда шәhәрдә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итәчәк Киләсе елда Түбән Камада ишегалларындагы җәяүлеләр зоналарын һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.45900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика