Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кыңгырауны көтеп, дулкынланып...

1 сентябрь җитә, балаларны мәктәпкә хәзерләргә кирәк. «Коронавирус дигән зәхмәт кризиска китерде» дип зарлансалар да, кибетләрдәге бәягә карасаң, кризис бер дә күренми.

Кием бәяләре ничек икән? Гомумән, балалар быел мәктәпкә баралармы әллә өйдә генә онлайн белем алырлармы?
Укучыларны «киендерәбез»
Үземдә ике малай үсеп килгәч, мәктәпкә җыендыру мәсьәләсе белән якыннан таныш. Сыйфатлырак, әмма очсызрак бәягә кием алу теләге миндә дә көчле, шуңа күрә, башта кибетләрне йөреп чыгам, базарга да барам.  Кибетләрдә, гадәттә, август аенда зур ташламалар турында игълан итәләр. Чыннан да, ир бала күлмәген һәм кызлар блузкасын анда 349 сумга да табып була. Әгәр дә инде акча янчыгы калынрак булып, «синтетика»ны кабул итә алмыйсыз икән, рәхим итегез – 1000 сумга да, 2000 сумга да бар. Ә менә базарда 350 сумлык күлмәк таба алмыйсыз. Иң арзаны 500 сум тора. Сыйфатлы күлмәкне 800гә кулга төшерергә була. Ә алар кимендә өчәү кирәк. 
Малайларга чалбар 500 сумнан алып, 1300-1400 сумга кадәр. Кайбер мәктәпләрдә, пиджак алмыйча, чалбар һәм жилет кына кияргә рөхсәт итәләр. Чөнки, чыннан да, башлангыч сыйныф укучылары өчен уңайсыз ул: бүлмәдә эссе, әле генә язарга күнегеп килгән кулга да комачаулый. Ләкин жилет бәясе дә төрле җирдә төрлечә: 500 сумга да, 1200 сумга да саталар. Инде костюм алырга теләсәгез, базарда 2000 сумга да җиңел табып була. Узган ел 4200 сумга сатучылар, быел бәяне «җырлап» төшереп, 3800 тәңкәгә дә бирәләр. Каешлар – 400-1000, галстуклар 200-1000 сумнан сатыла.  Оекбашлар бәясе 50 сумнан башлана.   
Кызларга килгәндә, төрле мәк-тәпләрдә, хәтта бер мәктәпнең төрле сыйныфларында таләпләр аерыла. Кемдер блузка һәм итәк кидерергә куша. Итәкләр хакы – 349 сумнан алып, 1800 сумга кадәр. Сарафан 500-3600 сум тирәсе. Түбәнрәк сыйныфта укучы балалар өчен әйберләр арзанрак сатыла, билгеле. Итәк һәм пиджак 2300-3900 сум торса, итәк һәм жилетны 1200-1500 сумга да табарга мөмкин. Колготкиның 200 сумлыгы да бар, салкыннар җитсә, кыйммәтрәген алырга туры киләчәк. Тасмалар да кимендә 100 сум тора.
Кайбер мәктәпләрдә, лицейларда бердәм форма кабул ителгән. Анысының хакы 3000-4000 сум тәшкил итә.  Аяк киемнәре малайларга да, кызларга да 800 сумнан, хәтта 600 сумнан да сатыла. Физкультура дәресләре турында да онытмыйк, җәмәгать.  Мөмкинлекләргә карап, кибетләрдә ташламалы бәяләр белән спорт формасын 800 сумга да, фирма кибетләрендә 3600 сумга сатып алырга мөмкин. Кроссовкалар хакы уртача 700-2500 сум.
 Нәтиҗәдә, малайны мәктәпкә «киендерү»  өчен ким дигәндә 6797 сум чыгарып салырга туры киләчәк.  Кызларга чыгымнар да шул ук чамада – 6600 сум тирәсе. 
Ләкин эзләсәгез тагын да арзанрак бәягә тап була аласыз. Сыйфатлысы кирәк булса, бәясенә карап тормыйсыз инде. 
Мәктәптә бассейн, ритмика дәресләре булса, чыгымнар, арта, билгеле. Төрле түгәрәкләр, сәнгать мәктәпләре дә бушка эшләми.
Кирәк-яракларсыз булмый 
Әмма чыгымнар моның белән генә чикләнми. Укучы букчасыз буламы ул? Анысының нинди генә төрләре юк! Төсе дә, зурлыгы да, ортопедик... Әлбәттә, бәяләр буенча да аерыла. Кемдер баласына биштәр (рюкзак) алса, кемдер букчаны (ранец) хуп күрә. Иң мөһиме, балага уңайлы булсын. Юкса, ортопедик букча үзе өч кило, ә эченә саласы дәрес әсбаплары тагын күпме булыр?.. Бу хакта онытмаска иде. Букча белән биштәр бер-берсеннән ничек аерыла? Букчаны идәнгә куйсаң да, ул туры тора, ә биштәр йомшаграк. Шуңа күрә биштәрне, гадәттә, югарырак сыйныфларда укучы үсмерләр, студентлар сайлый. Букча һәм биштәр бәясе 700 сумнан алып 4000 сумга кадәр тәшкил итә. Сүз уңаеннан, эзли торгач, 8500 сумлык биштәр таптым! Анда китап-дәфтәрләрдән тыш, аяк киеме өчен урын бар. Балагызга ашарга җибәрәсегез килсә, аерым кесәгә ланч-бокс та тыгып була. Әмма укучы мондый биштәрне мәктәпкә ничек алып барыр, алып кайтыр икән? Аяк киеме капчыгын 400 сумлыгын да, 1500 сумлыгын да сайлый аласыз. 
Пенал, дәфтәр, ручкалар, буяу һ.б. кирәк-ярак бәяләрен җентекләп язып тормаска булдым.  Ләкин аларын кибетләр-дән эзләргә киңәш итәм, чөнки, әлеге дә баягы, ташламалар вакыты. 
Аннары башка чыгымнар турында да онытмау мөһим. Әйтик, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда әти-әниләр «үз иреге» белән төрле фәннәрдән эш дәфтәрләре  сатып ала. Аннары чәчәк бәйләме юнәтәсе бар. 
1 сентябрь алдыннан, гомумән, бәяләр арта: 600 сумлык матур бәйләм турында хыяллану да юк. Кимендә 1000 сум әзерләгез. 

Лилия Заһретдинова.

Фотоколлаж.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев