Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Коронавирус эпидемиясе башлану сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин ил халкына үз мөрәҗәгатен җиткерде

Авыруга каршы чаралар кискенләшә

Куркынычсызлык чаралары

Беренче чиратта, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакыты күчереләчәге хәбәр ителде. Моннан кала, 30 марттан 5 апрельгә кадәр яллар була, хезмәткәрләрнең эш хаклары шул килеш сакланып калачак. Бер атнага сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу комплексы эшләре туктатылып тора, әмма алар эчендәге даруханәләр һәм азык-төлек кибетләре ачык булачак. Бу күрсәтмә шулай ук туктаусыз эшләүче оешма һәм предприятиеләргә, хастаханәләргә, коткару һәм төзекләндерү эшләре алып баручыларга, балалар бакчаларына кагылмый. Гомуми белем бирүче, музыка мәктәпләрендә, спорт түгәрәкләрендә каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтыла.
Халыкка ярдәм күрсәтү йөзеннән башкарылган чаралар арасында – ана капиталына хокуклары булган гаиләләргә ай саен акча түләү, «больничный»ларны түләүдә хезмәт хакының минималь суммасыннан киметмәү, кредит алучылар өчен «каникул» ясау, яңа күрсәтмәләрдә зыян күрүче эшмәкәрләрне салымнан азат итү.
Түбән Камада куркынычсызлык тәэмин итү буенча актив эшли. «ТАНЕКО» җәмгыяте  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры китереп, антисептик чыгара башларга ниятли. «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең «Полиматиз» предприятиесе медицина маскалары өчен тукыма җитештерүне арттырачак.
Студентлар дистанцион укуга 19 мартта күчсәләр, мәктәпләрдә яңача белем бирү каникулдан соң башлана. 24 нче лицей-интернатта хәбәрчеләр белән узган очрашуда мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов яңача укытуга әзерлек турында сөйләде. Әлеге система дүрт мәктәптә сынау үтә башлаган инде. Дәресләр, нигездә, шул ук калачак, тик компьютер аша гына үткәрелә, дәреслекләр, дәфтәрләр белән эш булачак. Түбән Кама шәһәрендә һәм районында дистанцион укыту 31 000 бала белән оештырыла. Компьютер яки ноутбук булмаганнар белән укытучы телефоннан «ватсап» аша элемтә урнаштыра. Өй эше тикшереләчәк. Иң мөһиме – укучылар материалны аңларга тиеш. Айдар Фәретдинов әйтүенчә, балаларга куркынычсызлык чаралары турында аңлатырга кирәк, урамга чыкмасыннар, дуслары белән җыелмасыннар.
Карантин вакытында өйдә утыручылар исемлеге «Роспотребнадзор»да һәм хокук сакчыларында бар. Шуңа күрә аларны даими тикшереп торачаклар. Үзизоляция таләпләрен бозучыларны административ җәза көтә. Кабат бозган очракта судка йогышлы авырулар стационарына яткыру турында дәгъва тапшырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев