Туган як

Коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләүдә сораулар туса кайнар линиягә шалтыратырга була

Коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләү буенча Татарстанда «кайнар линия» эшли башлады. Бу хакта сәламәтлек саклау министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сорауларны эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьтә 8(843)231-79- 40 номерына шалтыратып бирергә мөмкин. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, түләүләр федераль бюджет исәбеннән ай саен булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: