Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Корнорнавирус турындагы фейклар өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр

Интернет аша хатын-кыз төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.

Кронавирус турында фейклар өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Приамурьеда коронавирус белән авыручылар турында фейк-хәбәрләрне Челтәр мониторингы вакытында Амур өлкәсе полицейскийлары тапкан. Аларның авторын тиз арада ачыкланган. Ул Свободный шәһәр кешесе булып чыккан.

Шикләнелүчегә карата "Массакүләм мәгълүмат иреген явызларча куллану" маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер Приамурьеда яшәүче хатын-кызга 30дан алып 100 мең сумга кадәр штраф яный.

Амур өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановка сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, төбәктә тотрыклы эпидемия вәзгыяте, респиратор инфекцияләре белән авыру исәбе чик бусагасыннан түбән дәрәҗәдә һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.

Фото: архив / Рамиль Гали

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев