Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү турындагы норма Төп законда чагылыш табачак

Россия Конституциясенә кертелә торган төзәтмә коммерцияле булмаган оешмалар һәм волонтерлар эшчәнлеге ярдәменә тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү турындагы норманы Россия Конституциясендә беркетү әлеге тармакта эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә ышаныч бирәчәк. Сәясәт белгече, «Политджойстик» телеграм-каналы авторы Марат Бәширов шундый фикере белән уртаклашты.

«Шуңа игътибар юнәлтәсем килә: Конституция ул закон чыгару эшчәнлеге генә түгел, ә гражданлык инициативалары чыганагы да. Әгәр Конституциянең бер маддәсендә норма буларак беркетелгән шундый ярдәм бар икән, бу әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаган кешеләргә ышаныч бирәчәк», - дип белдерде ул «Татар-информ» агентлыгына.

Бәширов әйтүенчә, илнең Төп законына шундый тезис кертелү федераль законнар кабул итүгә дә этәргеч бирәчәк, алар коммерцияле булмаган оешмаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәчәк.

«Коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен ниндидер чыгымнар кирәк. Шунлыктан әлеге оешмаларга хезмәт күрсәтүчеләрнең эшенә түләүдә ниндидер ташламалы вариантларны күздә тотарга кирәк», - дип искәртте Бәширов.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X