Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Көн таләбе шундый

2022 ел республикабызда «Санлаштыру елы» дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан Татарстанда яшәүче 4 миллионга якын кешене югары тизлектәге интернет белән тоташтыру һәм кешеләрнең дәүләт белән үзара бәйләнешен җайга салу максаты куелды.

Дөресен әйткәндә, республикабызда югары тизлекле интернет түгел, ә кесә телефоннары тотмаган авыллар да шактый бит. Бар нәрсә дә акчага барып төртелгәндә, ай-һай, бу кешеләр аз, гадәттә, әби-бабайлар яши торган авылларга югары тизлектәге интернет бер ел эчендә барып җитәрме икән?..

Цифрлаштыру елының бер яхшы яңалыгы – республика клиник дәваханәсендә дәваланучы авырулар диагнозы , анализлары, табиб билгеләгән дәвалау язылган беләзекләр киеп йөриләр. Бу электрон медицина картасы шәфкать туташлары һәм табибларга бирелгән ноутбукларга тоташкан. Авыруны дәвалау процессы шул ноутбукта күренеп барачак. Монысы менә шәп яңалык. Чөнки ничә еллар тутырылып барган «Авыру тарихы»ның кәгазь варианты кемдер тарафыннан югалтылып, мәгълүматлар да җилгә очканы беркемгә дә сер түгел.

Цифрлаштыру безнең тормышыбызга ни дәрәҗәдә үтеп кергән һәм бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлау өчен республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтындагы берничә санга тукталып үтик:

1) 2021 елда Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланулар саны, бу портал аша түләүләр башкаручылар (квартплата, штрафлар, пошлина, салымнар) 15 процентка арткан.

2) Чыбыклы интернет абонентлары – 3,3 процентка, мобиль интернет абонентлары 8 процентка күбәйгән.

3) Смартфоннар саны 5 процентка арткан.

4) Җәмәгать тәртибен 67 мең видеокамера ярдәмендә күзәтеп тора. Бу яңалык та яхшы яктан гына үзен күрсәтте. Алар ярдәмендә подъездларда «геройланучы»ларны, кеше милкенә кул сузучыларны, ишегалларындагы машиналарны бәрдереп качучыларны тоту җиңеләйде.

Шушы уңайдан, әлеге яңалыкның кешегә файдасы, зыяны турында шәһәрдәшебез, программист, бүгенге көндә Казан милли тикшеренү технология университеты аспирантурасында белемен дәвам итүче Нәфис ҖИҺАНГИРОВның фикерләрен белештем.

 – Быел Татарстанда «Цифрлаштыру елы» дип игълан ителгән иде. Кайбер кешеләр аның кирәклеген, гомумән, сүзнең ни хакында икәнен аңлап бетерми...

– Җәмгыятьтә цифрлаштыру турындагы гына түгел, һәр яңалык төрлечә кабул ителә, кемгәдер – ошый, кемгәдер – юк. Бары эш барышында гына яңалыкның җитешсез яклары һәм кимчелекләре күренә.

– Нәрсә соң ул цифрлаштыру?

– Ул сәнәгать, икътисад, мәгариф, мәдәният, хезмәт күрсәтү һ.б. өлкәләргә цифрлы технологияләр кертү. Компанияләрнең һәм җитештерү тармакларының яңа бизнес-процессларга һәм инструментларга күчүенә нигезләнә. Мәсәлән, заводта станокларны мониторинг системасына тоташтырып, җитәкчелек һәр аерым станокның җитештерүчәнлеген күзәтеп торырга һәм алынган мәгълүмат нигезендә үк үсеш стратегияләрен билгеләргә мөмкин. Цифрлаштыру процессларының иң ачык мисаллары: электрон түләүләр (тиз түләүләр системасы), интернет-банкинг (Саклык банкы Онлайн), дәүләт хезмәтләреннән электрон файдалану (Дәүләт хезмәтләре порталы).

 – Ә тискәре яклары?

– Дөрес, фәнтехника үсеш алганда күп кенә кешеләр эшсез калырга мөмкин, чөнки аларның вазыйфаларын роботлар, автомат рәвештә исәпхисап ясый торган системалар башкарачак. Бу беренчедән. Икенчедән, тулаем цифрлашкан очракта кешеләр һәм компанияләр турындагы мәгълүматлар бер урында гына тупланган очракта, әлеге мәгълүматларны урлату яки хәтта аның югалту куркынычы югары.

– Сезнең үз фикерегез ничек, кирәкме зур чыгымнар тотып, цифрлаштыру уздырырга?

– Әлегә халыкның барлык катламнары яңа технологияләрне өйрәнергә һәм кулланырга әзер түгел. Кайбер тискәре моментларга карамастан, цифрлаштыру кешеләр тормышы өчен күп уңайлыклар тудырачак.

– Димәк, ни дип нәтиҗә ясыйк инде?

– Цифрлаштыруның иң мөһим ягы – товарлар алуны һәм хезмәт күрсәтүне гадиләштерү һәм тизләтү, эш процессларын автоматлаштыру. Цифрлаштыру процессларны тагын да отышлырак алып барырга, эшче көчләрдә экономияләргә мөмкинлек бирә (биш кеше урынына бер робот эшләргә мөмкин). Цифрлаштыруны дөрес куллансаң, чыгымнары акланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев