Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Хезмәте каты – җимеше татлы

“Китап” милли радиосы бер ел элек кенә оешса да, шактый аудитория туплаган.

Әлбәттә, радиоалгычлар аша тыңларга мөмкинлек булса, тыңлаучылары саны тагын да күбрәк булыр иде. Тик “Китап”ның баш мөхәррире Алмаз Миргаязов гаджетлар заманында аларга күчүнең кирәге юк дип саный. Болар һәм башкалар турында сүз радио вәкилләре белән матбугат конференциясендә барды.

Чарада “Китап”ның баш мөхәррире, концепция авторы Алмаз Миргаязов, әдәби программалар бүлеге мөдире Гөлинә Шәйхи һәм шулай ук газета, телевидение хәбәрчеләре катнашты. Хәбәрчеләр биргән сорауларга бәйге оештырылгач, һәркем шаблоннан китеп, “аударып егарлык” сорау бирергә тырышты-тырышуын. Ләкин берничә радиода эшләп, шактый чыныккан Алмаз әфәндене егу авыр булды.

Әдәби әсәрләрне укуга корылган тапшырулар, беренче карашка, бүгенге заман өчен актуаль түгел кебек. Әмма тыңлаучылар арасында үсмерләр дә, өлкәннәр дә бар икән. Ә бу татар зыялысы әле юкка чыкмаган, матурлыкка, зәвыкка тартылучылар байтак икәнен күрсәтә.

Коллектив кечкенә булса да, җир җимертеп эшли. Гөлинә Шәйхи әдәби әсәрләрне укый, артистларны чакыра, яздыру эшендә катнаша. Лилия Кадыйрова ярдәме белән тиздән татарлар тарихы, география һ.б. мәгълүмат бирүгә корылган фәнни-популяр тапшырулар бүлеге үз эшен башлар, дип көтелә. Һәм тавыш режиссеры – Рафаэль әфәнде (фамилиясен әйтмәделәр).

“Генерал булырга хыялланмаган солдатта өмет юк” дигәндәй, Алмаз Миргаязовның планнары зурдан: сайтны тәртипкә саласы, эшләтеп җибәрәсе бар, анда радиода яңгыраган барлык әсәрләрне табып булачак, әсәрләр шулай ук “Телеграм”да урнаштырыла.

Кунаклар яңа радио ачып җибәрергә теләүчеләргә киңәшләрен җиткерделәр, әсәрләр, авторлар белән эшләү ысуллары турында сөйләделәр, хезмәткәрләрне, әсәрләрне сайлап алу принциплары белән, планнары белән уртаклаштылар. Гөлинә Шәйхинең тыйнаклыгы, оялчан гына көлеп куюы әсир итте. Бик мавыктыргыч итеп артистларның мәхәббәт турында әсәрләрне укыгач, тәэсирләнеп, елап чыгулары турында сөйләде.

Ә менә 30 елдан да гөрләтеп эшләр өчен Алмаз әфәнде әйтеп узган шартларны һәркайсыбыз язып, үз алдына элеп куярга һәм мантра кебек кабатларга тиештер:

– актуаль булырга,

– аудиторияне югалтмаска,

– теләк һәм тырышлык белән эшләргә.

Фото: татар-информ, Л.Заһретдинова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X