Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Халык зур ул, көчле ул...

2022 ел Россия Президенты тарафыннан «Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы» итеп игълан ителде.

Бу елның максаты Россиядә яшәүче барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасны (әкиятләр, йолалар, җырлар, биюләр һ.б.) саклау һәм популярлаштыру тора.

Һәр халыкның үзенчәлекле йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре бар. Бу йолалар милләтне җыеп берләштерүче, чараларның берсе булып тора. Һәр милләт үзенә генә хас булган бәйрәмнәрен билгеләп үткәреп килә, шул бәйрәмнәрдә генә булса да, милли киемнән чыгыш ясый. Без керәшеннәрнең «Питрау»ларын, удмуртларның «Симек» бәйрәмен, чувашларның «Уяв»ларында теләп йөрибез. Бу гореф-гадәтләр халыкның милли горурлыгын үстерә, милли рухта тәрбияләргә ярдәм итә.

Бүгенге фән-техника үскәндә һәм рухи кыйммәтләр урынына матди байлык өстен чыкканга, быел мәдәни мирасны барлау бик урынлы, минемчә. Артка борылып карау юк, һаман алга чабабыз, дөнья куабыз. Аеруча яшьләр, бу татар милләтенә генә кагылмый, байлыкка, матур тормышка табына.

Татарларның да бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән күркәм гадәтләре бик күп. Әйтик, соңгы елларда кабат популярлаша барган «Каз өмәсе», «Аулак өй», татар халкының бердәмлеген, дус-тату яшәвен күрсәтүче йолалар.

Һәр милләт вәкиле үз телен, тарихын белергә һәм аны балаларына, оныкларына җиткерергә тиеш. Үз тарихын һәм мәдәниятен белмәгән халык милләт булудан туктый.

«Оясында ни күрсә, очканда да шул булыр» – ди татар халык мәкале. Иң беренче, гаилә милли традицияләрне онытмасын иде. Шулай булганда гына, балаларыбыз да милли рухта тәрбияләнеп, үз телендә аралаша, үз халкы белән горурлана алыр иде. Балаларыбызга да заманча яңгырашлы исем түгел, ә саф татарча матур исем кушсак начармыни?..

Матди булмаган мәдәни мирасны барлау хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, без моңа бик шат. Аларны яңадан торгызып, халыкка кайтарырга тырышып йөрүчеләрнең хезмәтләре дә тиешенчә бәяләнсә, начар булмас иде.

Быел милли мирасны барлау, саклау, үстерү максатыннан тагын да күбрәк чаралар үткәрелер, нәтиҗәле эшләр башкарылыр дигән өметтә калабыз. Ә халкыбызның һәм шәһәрдәшләребезнең бурычы – читтән генә карап тормыйча бу үткәрелгән чараларда актив катнашу һәм милләтебезне горур, бай тарихлы итеп күрсәтүдә үз өлешен кертү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев