Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Халык өчен янып-көеп йөрсеннәр иде»

11-13 сентябрьдә Түбән Камада сайлаулар узды. Өч көн дәвамында шәһәрдәшләр, район халкы Татарстан Президентын, җирле хакимият органнарына, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасына өстәмә депутатларны сайлады.

Шартлар тудырылды


Шәһәрдә барлыгы 82 участок ачылды, районда тагын 33 е эшләде. «Роспотребнадзор» таләп иткәнчә, барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлде: килгән кешеләрнең тән температурасы тикшерелде, перчаткалар, медицина битлеге һәм ручка тапшырылды.
Сүз уңаеннан, кешеләр бердәм сайлау көнен көтеп тормыйча, 11 һәм 12 сентябрьдә тавышларын бирергә ашыктылар.
– Без олы кеше булсак та, киләчәккә ышаныч белән яшибез. Шуның өчен килдек һәм үзебез лаеклы дип уйлаган кандидатны сайладык, – ди Тәслимә Шәкүрова.
«Чайка» ял базасы хезмәт-кәрләре дә вакытыннан алда тавыш бирде. Хәзерге вакытта изоляциядә булган бу кешеләр госпитальдә эшләүче табибларга
хезмәт күрсәтә. Биредә махсус палатка куелып, 26 кешегә тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылды. Тавыш бирү өчен шартлар булмаган авылларга махсус автобуслар барды. 12 сентябрьдә участокның мобиль бригадасы Дмитриевка авылында булган. Анда нибары 100гә якын кеше яши. Әмма алар барысы да, бирелгән мөмкинлектән файдаланып, сайлауларда актив катнашкан.


«Лаеклы кешеләрне сайлау мөһим»


Ә менә Түбән Чаллыда бердәм сайлау көне уңаеннан зур бәйрәм – Мәдәният йорты ишегалдында концерт оештырдылар. Кемдер җирле артистларның чыгышларын карады, кемдер тавышын бирергә ашыкты.
– Сайлауга килмәү – үзеңне киләчәгеңнән мәхрүм итү була ул. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш. Сайланган кешеләр эшләрен җиренә җиткереп, намуслы итеп башкарсыннар, ышанычны аклап, халык өчен янып-көеп йөрсеннәр иде, – дип тели Лилия апа Трофимова.
Авылда барлыгы 247 кеше сайлау хокукына ия. Участокта шулай ук гриппка каршы прививка ясатучылар да байтак булды.
Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин тавышын үзе яшәгән урын буенча, Кызыл Чишмә бистәсендә бирде. Сайлау участогына ул беренчеләрдән булып
килде.
– Яхшы кәеф белән килдем, көне дә матур. Бүгенге сайлаулар – түбәнкамалылар һәм Татарстан халкы өчен мөһим вакыйга. Ел саен шәһәр дә, район да яхшы якка гына үзгәрә. Кызыл Чишмә быел аеруча матурланды. Бу үзгәрешләр дәвам итәр, депутатларның яңа корпусы, Республиканың Президенты нәтиҗәле эшләрләр, дип ышанабыз, – диде Айдар Метшин.
Бәйрәм рухы шәһәрдә дә сизелде. Халык иҗаты йорты ишегалдында шәһәр артистлары катнашында концерт күрсәтелде. Сайлау барышын күрү өчен бирегә республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Түбән Кама шәһәре мэры да килеп киттеләр. Бу участокта 2 меңләп кеше исәпләнә. Сүз уңаеннан, биредә дә гриппка каршы прививка да ясату мөмкинлеге булдырылды.
– Республика – безнең тормышыбыз. Шәһәрнең беренче төзүчеләре арасында идем. Аның алга таба да үсүен телим. Ә моның өчен лаеклы кешеләрне сайлау мөһим, – дип фикерен белдерде Рәшид ага Әбделхәкимов.
Сүз уңаеннан, быел республикада узган сайлауларда күзәтүчеләр арасында блогерлар да булды. Казанда яшәүче якташыбыз Ринат Галиәхмәтов Түбән Каманың 3 нче мәктәбендә күзәтүче буларак катнашты. Ул Инстаграмда «Татар Малай» псевдонимы астында блог һәм YouTube-канал алып бара. Блогер сайлау участогына иртән килеп, берничә видео төшереп, үзенең социаль челтәрендә урнаштырган.


Чыга алмаганнарга үзләре бардылар


Бердәм сайлау көнендә физик мөмкинлекләре чикле һәм хастаханәләрдә ятучылар турында да онытмадылар. Сайлау комиссиясе әгъзалары «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан бирелгән гариза буенча өйләргә бардылар. Александра һәм Александр Можаровлар – Бөек Ватан сугышы чоры балалары.
– Без картайдык, аяклар авырта, шуңа күрә өйдән сирәк чыгабыз. Беркайчан сайлауларны калдырмадык, гел катнашабыз. Инде менә өйгә килүләре бик уңайлы, – дип шатлана Александр Можаров.
Үзәк хастаханәдә ятучы 100ләп авыру шулай ук үз тавышларын бирә алдылар. Анда ике мобиль бригада барды. Йөри алучылар үзләре аерым бүлмәгә кереп сайладылар, ятучылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары барды.
Ә кичке сәгать 4тә Нефтехимиклар паркында бәйрәм башланды. Анда сәүдә урыннары ачылды. Ә сәхнәдә зур концерт оештырылды: башта түбәнкамалылар өчен җирле артистлар чыгыш ясады, аннары Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов чыкты, ахырдан халык махсус чакырылган Николай Расторгуев һәм «Любэ» төркеме чыгышын карады. 22.00 сәгатьтә салют яңгырады.


Нәтиҗәләргә килгәндә...


Татарстан буенча сайлау исемлекләрендә 2 миллион 945 мең 34 кеше булган. Сайлауларда республикада 78,8 процент катнашкан. 1 миллион 930 меңнән артыграк кеше Президент итеп Рөстәм Миңнехановны сайлаганнар. Түбән Кама шәһәрендә аның өчен – сайлаучыларның 82 проценты, районда 90,5 проценты тавыш биргән.
Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда Олег Морозов җиңде. Шәһәр Советына сайланган депутатларга килгәндә, 26 мандатның 16 сына «Бердәм Россия» партиясе ия булды. 2шәр мандат – КПРФ һәм «Гадел Россия» партияләрендә. Бер мандатлы округлар буенча, өч үз-үзен тәкъдим иткән кандидат, «Үсеш партиясе»нең ике вәкиле, ЛДПРның бер кандидаты җиңде. Партия исемлеге буенча «Бердәм Россия» 68 процент тавыш җыйган, 17 процент – КПРФта, 11 процент – «Гадел Россия»дә, тагын 3 процент – ЛДПР партиясендә.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев