Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

КФУ метеорологы: Ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак

Тулаем алганда, ноябрь башында уртача тәүлеклек температура +7,5..+8 градус тәшкил итәчәк.

Ноябрьнең беренче декадасында Татарстанда тәүлеклек уртача температура нормадан (ул −0,5 градус тәшкил итә) 4 градуска югарырак булачак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Тимур Әүхәдиев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Әүхәдиев сүзләренчә, Урал аръягына китүче циклонга алмашка республикага антициклон килә. Төбәк югары басым йогынтысында булачак.

«Безгә көньяк агымнар белән җылы һава киләчәк, алдагы өч көндә аномаль җылы һава торышы көтелә. Әйтик, пәнҗешәмбе, 2 ноябрьдә, термометрның терекөмеш баганасы +10..+12 градуска җитәргә мөмкин, төнлә дә җылы булачак», — дип ачыклык кертте ул.

Тулаем алганда, ноябрь башында уртача тәүлеклек температура +7,5..+8 градус тәшкил итәчәк, гәрчә бу айның беренче көннәре өчен норма 0 градус булырга тиеш. Шулай да «инде ял көннәрендә үк температура климатик нормага кире кайтачак».

«Ноябрьнең беренче көннәрендә шулай ук атмосфера басымы да тотрыксыз булачак. Аның пәнҗешәмбедән җомгага — төшүе, ә җомгадан шимбәгә күтәрелүе көтелә», — дип искәртте галим.

Шуның белән бергә, Әүхәдиев киләсе атнада аномаль җылылыкка бәйле вазгыять тагын кабатланырга мөмкин дип белдерде, чөнки Атлантика артык нык җылынган һәм ул чираттагы циклонны формалаштыра.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда +13 градуска кадәр җылытачагы хакында хәбәр иткән иде. Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев республикага аномаль җылы һава торышы килү сәбәпләрен аңлатты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев