Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Лауреатларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларны котлады.

Лауреатлар Шигырь бәйрәмендә халык алдына чыгачак.

Тантана барышында шулай башка дәрәҗәле исемнәр дә тапшырылды. Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтовага, җырчылар Эльмира Кәлимуллинага, Айгөл Бариевага, Вадим Захаровка hәм башкаларга Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев