Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдир иттеләр

Басма татар фольклорының барлык жанрларын колачлый.

25 томлы академик басманы Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән. 

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин сәйләвенчә, басма татар фольклорының барлык жанрларын колачлый.

Җыентыкка фәнни басмаларда моңарчы билгеле булмаган халык иҗаты үрнәкләре дә кертелгән.

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова сүзләренчә, 25 томлыкның 6 китабы татар халык әкиятләренә багышланган. Моннан тыш, риваять, легенда, мөнәҗәт һәм дастаннарга багышланган китаплар да бар. 

— Һәр әсәр кайдан, кайда һәм кем тарафыннан кемнән язып алынуын, яки беренчел чыганакны күрсәткән язулар белән тулыландырылган, — дип сөйләде Закирова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев