Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан шәһәр Думасы Татарстан башкаласының 2040 елга кадәрге генераль планын раслады

Казан мэры документны әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде һәм фикерләре проектның соңгы версиясендә исәпкә алынмаган кешеләр алдында гафу үтенде.

Казан шәһәр Думасы депутатлары Татарстан башкаласының 2040 елга кадәрге генераль планын раслады. Әлеге карар Казан шәһәр Думасының 38нче сессиясендә кабул ителде.

«Шуны аңларга кирәк, генераль план — ул киштәгә куеп, шунда тузан җыеп ята торган үле документ түгел. Генераль планга тулаем алганда шәһәр үсешен исәпкә алып үзгәрешләр кертелергә мөмкин», - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Моңа кадәр гамәлдә булган генераль план 2007 елда расланган, быел аның гамәлдә булу вакыты төгәлләнә. Әле 2014 елда ук яңа план әзерләү турында карар кабул ителгән булган. Калинкин сүзләренчә, раслауга тәкъдим ителгән генераль план территориаль планлаштыруның дөньякүләм тенденцияләренә җавап бирә. Ул шәһәрне биредә яшәүче барлык кешеләр өчен тагын да уңайлырак шәһәр итәчәк.

Тиешле карар кабул итәр алдыннан Казан мэры Илсур Метшин депутатларга мөрәҗәгать итте. Ул шәһәрнең 2040 елга кадәрге үсешен билгеләячәк документны әзерләүдә катнашкан барлык кешегә рәхмәт белдерде.

«Һичшиксез, мин Казанның теге яки бу территориясе буенча үз сүзләрен әйткән казанлылар һәм депутатларның фикерләре белән дә уртаклашам. Шунысы кызганыч, халыкта сораулар һәм канәгатьсезлек хисе калды әле. Генераль план шәһәрдә яшәүчеләрнең барлык теләкләрен дә канәгатьләндереп бетерә алмый, мондый документлар алдагы көнне уйлап, үсешне һәм күпчелекнең мәнфәгатьләрен күздә тотып кабул ителә», - диде шәһәр башлыгы.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев