Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ТАССР халкының сугыш елларында тормышы турында китап чыкты

Китапта Татарстан кешеләренең тылдагы тормышы турында истәлекләр, тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар урын алган.

Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945 еллар» китабы басылып чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика тыл төбәге булуга карамастан, безнең күпмилләтле халык Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйды. Татарстан кешеләре, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнашты. Тылда калган хатын-кызлар, картлар һәм балалар фронт заказларын үтәп, көн-төн хезмәт вахтасында торды», — диделәр комитет матбугат хезмәтендә.

Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шул чорда яшәгән кешеләр сөйләгән истәлекләр китерелгән. «Чыгынакларның күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә керә. Алар нигезендә ТАССРның тылда барган тарихи процессларына анализ ясалды», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Китап 10 бүлектән тора. Аларда татарстанлыларның әлеге кырыс елларда тылдагы тормышының бар ягы диярлек ачылган. Республикада мобиль хәрби икътисад булдыру үзенчәлекләре, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар каралган, транспорт, энергетика, аграр өлкә торышы һәм башкалар күрсәтелгән.

Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Әлеге китапны укыган яшь буын Бөек Җиңүнең яу кырларында сугышчыларның тиңдәшсез батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең гаҗәеп тырышлыгы, һич нәрсә белән алмаштыра алмаслык югалтулар, ачлык, ә иң мөһиме — кешеләрнең җиңүгә ышанычы икәнлеген аңлый алачак.

Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X