Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илфат Абдрахманов белән хушлаштылар

Бүген татар телевидениесенең легендар дикторын, Хөкүмәт концертларының алтын тавышын соңгы юлга озаттылар.

Илфат Абдрахманов белән үзе яшәгән йортның ишегалдында хушлаштылар. Халык күп иде. Аның туганының кызы Диана белдерүенчә, Илфат әфәнде  короновирустан да, онкологиядән дә үлмәгән. «Шалтыратып, дарулар алып килүемне сорады. Алып килдем. Бер-ике көннән хәле начарланды. Гадәттәгечә, ашыгыч ярдәм чакырдык. “Хастаханәгә алып китик”, диделәр. Реанимациядә вафат булды. Ковид түгел. 100 процент ковид түгел. Ул үзенең хроник чирләреннән китеп барды. Астмадан да интекте. “Сары” матбугат әллә нәрсәләр чыгарды. Хәлен беркем белешмәде-язмады, хәзер матбугат аһ-ваһ итергә тотынды – кызык инде бездә», – диде хатын-кыз.

Илфат Абдрахманов тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән. Быел ноябрь аенда аңа 59 яшь туласы булган. Ул  телевидениедә 1984 елдан эшләде. 2016 елда, телевидениегә яңа җитәкчелек килү белән бәйле рәвештә, ул эшеннән китте.

фото https://intertat.tatar/ сайтыннан алынды

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев