Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты

Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.

«Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга.«Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны шушы тематикага тагы да зуррак кызыксынуы уянуга этәрер дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачагын әйтте. «Республика һәм федераль ММЧ гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәте профессиональ бәяләнергә тиешлеген белдерде.

Парламент башлыгы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән бу илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады. «Совет чорында да, совет чорыннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур шанс», — диде. Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте.

Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда ул массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды. «Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X