Туган як

Эшне югары бәяләү яңа үрләр яуларга этәргеч бирә

Түбән Камада узган «Камский бриз» республикакүләм фестивалендә Татарстанның 25кә якын шәһәр һәм районыннан хәбәрчеләр катнашты.

Юкка түгел, юкка түгелдер

Фестиваль ике көн дәвам итте. Оештыручылар әйтүенчә, элек мондый күләмле чаралар даими уздырылып килгән.
Ә соңгы елларда, кызганычка, алар юкка чыктылар. Инде менә күркәм гадәтне яңартыр вакыт җиткәч, оештыру һәм уздыру буенча вазыйфа Түбән Кама җилкәсенә ятты. Һәм бер дә юкка түгел, билгеле: шәһәребезнең күләмле чаралар оештыруда бай тәҗрибәсе бар, ә НТР медиахолдингы хәбәрчеләре республика һәм Россия күләмендә фестивальләрдә катнашып, чарланган.
Фестиваль ике зур өлештән торды. Беренчесендә осталык дәресләре уздырылды. Мәскәү, Казан шәһәреннән килгән исемнәре таныш булган шәхесләр үз өлкәләре буенча хәбәрчеләргә, видеооператорларга файдалы белемнәр бирделәр. Алар арасында кайчандыр НТР медиахолдингында журналистикада беренче адымнарын ясаган Юлия Шустрая һәм Алмаз Хәкимов бар. Юлия хәзерге вакытта – «Россия 24» каналының махсус хәбәрчесе, Алмаз «Россия» каналының «Вести-Татарстан» программасы алып баручысы булып хезмәт куя.
Юлия дәресен Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин ярдәме белән алып барды. Хәбәрчеләр тиз арада мэрдан интервью алырга тиеш иде. Юлия Шустрая хаталарын күрсәтте, гадәттән тыш хәлләрдә чын хәбәрче булып калу серләре белән уртаклашты.


– Бик яхшы осталык дәресе булды бу! Мондый алымнар куллану дөрес дип саныйм. Шаблоннар кайдадыр кирәк, ләкин кешеләргә дә кызык булырга тиеш, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Метшин.
Мәскәүдән килгән медиа-тренер Сергей Бондарев үзе дә журналист, тренер-практик. Спикер Америка, Австрия, Гарәп Әмирлекләре, Япония һ.б. илләрдән репортажлар циклы әзерләгән, шулай ук Себергә, Путоран яссы таулыкка экспедицияләргә барган, Ленин пигына һәм Эверестка альпинистларның менүләре турында фильмнар төшергән.
Беренче көнне хәбәрчеләр өчен шәһәр буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар НТР медиахолдингына да керделәр, «Түбән Кама-информ» канаты астындагы газета, радио редакцияләре хезмәткәрләре белән аралаштылар, студиядә фотога төштеләр.
– Мондый күләмле чаралар бик кирәк. Элек «На волне Татарстана» дигән фестивальдә бик теләп катнаша идек. «Бәллүр каләм»дә көчләребезне сыныйбыз, тик анда күбрәк газеталар өчен шул. Ә телевизион фестиваль, беренче чиратта, тәҗрибә җыю ул. Башкаларны күрәсең, яңа мәгълүатны үзләштереп, үзебездә кертергә тырышабыз. Юлия Шустрая дәресе бик ошады, Алмаз Хәкимов киңәшләре дә файдалы. Кайчак кайбер мөһим әйберләр күренмичә кала, шуңа күрә тәнкыйди караш та кирәк, – ди «Мөслим-информ» җитәкчесе Римма Афзалова.

Белем бар, гамәлдә кулланырга гына кала

Беренче көнне дәресләр «Камский Артек» лагеренда барса, икенче көнне лекцияләр Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында узды.
Ул «Пусть говорят» тапшыруының шеф-редакторы Лилия Федорованың осталык дәресеннән башланды. Лилия ханым продюссерлык эше нечкәлекләре һәм алымнары турында сөйләде.Төштән соң спикер Мария Штейн хәбәрчеләргә интервью алу осталыгы турында сөйләде. Мария НТВ, Беренче, Культура каналларында эшләгән. Чакырылган кеше интервьюда «ачылсын» һәм бу көн аның хәтерендә калсын өчен нишләргә? Интервьюга ничек әзерләнергә, нинди чыганаклардан файдаланырга? Болар барысы турында да мәгълүмат файдалы гына түгел, кызыклы да иде.
– Мондый осталык дәресләрен мин иҗат лабораториясе дип атар идем. Кешеләрдән өйрәнәбез, федераль каналларда эшләүче белгечләр хәзерге заманда эшләү алымнары белән таныштыралар. Вакыт уза, үзгәрә, димәк, без дә үзгәрергә тиеш дип саныйм. Әлбәттә, онлайн-укуларга караганда кешеләр белән очрашып, аралашу яхшырак, кулайрак, – ди «Нурлат-информ» баш мөхәррир-җитәкчесе Резеда Гиняева.
«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры, журналистика өлкәсенә 40 елдан артык гомерен биргән Әлфия Мөбарәкова фикеренчә, мондый чаралар, башка хәбәрчеләр белән аралашу вәзгыятьне аңлау өчен стимул булып тора. Күләмле фестивальләр районның гади хәбәрчесенә зур аренага чыгарга этәргеч бирә.


– Спикерлар һәрберсе үз өлкәсендә чын профессионал, лекцияләре кызыклы. Алардан үзем өчен күп нәрсә алдым. Программада күрергә теләгән кеше «Мин риза» дигән сүзне әйтсен өчен нәрсә эшләргә кирәген беләм. Бу дәресләр яңа гына эшкә килүчеләргә дә, тәҗрибәле хәбәрчеләр өчен дә файдалы булды дип уйлыйм, – ди «НТР 24» телеканалының милли бүлек редакторы Гөлия Нигъмәтуллина.

Бүләктән бигрәк, тәҗрибә уртаклашу

Фестивальнең икенче көнендә кичен икенче өлеше башланды. Ул да булса – иң яхшы эшләр өчен, иң яхшы хәбәрчеләргә бүләкләр тапшыру. Конкурска барлыгы 150 дән артык эш тапшырылган. Барлыгы алты номинация игълан ителде.
Түбән Кама да читтә калмады, лаеклы бүләкләрен алды. «НТР 24» телеканалының «Новости» хезмәте шеф-редакторы Евгения Корбакова «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә җиңүгә лаек булды. НТР телеканалының «Новости» программасы иң яхшы мәгълүмати программа булып табылды. Евгений Лызаев иң яхшы видеооператор итеп игълан ителде, ә Александр Халин «Репортаж» номинациясендә 2 нче урынга һәм туры эфирга чыгу буенча махсус бүләккә лаек булды. Ә Александр Комаровның «Батальон» фильмына «Телевизион иҗат» номинациясендә тиңнәр булмады.


Эшне югары бәяләү яңа үрләрне яуларга этәргеч бирә. Димәк, дөрес юл белән барабыз, дөрес юнәлештә. Ә шулай да, миңа калса, кешеләр пандемия вакытында мәхрүм калган аралашуны күбрәк сагынган. Соңгы арада веб-дәресләр еш уздырылса да, күрешеп, сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашуның әһәмиятен ныграк аңлаганбыз, дип уйлыйм. «Бер күрешү – үзе бер гомер», дип юкка гына әйтмиләр.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: