Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Эшмәкәр булу – зур җаваплылык»

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» предприятиесендә өч яңа производство җибәрүдә катнашты.

Президент Инстаграмдагы битендә дә бу хакта язган. «Предприятие төзүчеләренә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт. Химиклар көне белән» дип куйган ул. «ТАНЕКО» ның беренче җайланмасы 2010 елда ачылган. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр 21 җайланма җибәрелгән. Шулай ук Президент хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама Нефтехим» АҖ ндә дә производство җибәрүдә катнашты, шулай ук ТОСЭР резиденты булган «Преттль-НК» компаниясенә да барды.
26 май – Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан, Татарстан Президенты «Ковер» үзәгендә эшмәкәрләр белән дә очрашты.
19 яшьлек Елизавета Шеховцева артистлар өчен сәхнә киемнәре бизәү белән шөгыльләнә. Ул аларга сәйләннән һәм ясалма асылташлардан бизәкләр ясый. Спортчылар да үз киемнәрен бизәвен сорый. Александр Казаков та эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ул агачтан тартмачыклар һәм брошкалар ясый.
Эшмәкәрләр алдында чыгыш ясаганда, республика Президенты җаваплылык һәм куркыныч вакытлар турында да искәртеп узды.
– Үз эшен ачарга карар кылган кеше үзе өчен, гаиләсе өчен җаваплы. Ул кемнәндер акча ала, ә бу зур җаваплылык, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Урта һәм кече эшмәкәрлек Түбн Кама районы икътисады үсешенең төп чыганагы булып торырга тиеш. Үз эшен ачучылар башкаларны эш урыннары белән, халыкны товарлар белән тәэмин итә.
Хәзерге вакытта бу өлкәдә Татарстанда 23 мең кеше хезмәт куя. Ә бу республика икътисадының 25 проценты дигән сүз. Пандемия вакытында кече һәм урта эшмәкәрлек авырлыклар кичерде. Кемдер үз эшен япты, кемдер махсус шартларда эшләде. Алай да дәүләт ярдәм күрсәтү өчен чаралар күрде. Нәтиҗәдә, күпчелек икътисад диңгезендә «батмый»ча, үз эшен дәвам итү мөмкинлеге алды.

Фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев