Туган як

Эш сәфәре белән – Луганскида

Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Татарстан мөфтие йөкләмәсе буенча Луганск Халык республикасында булып кайтты. Бу уңайдан НТР компаниясе хәбәрчеләре Салих хәзрәт белән очрашып, эшлекле сәфәр нечкәлекләре хакында сорашты.

– Салих хәзрәт Луганск республикасына баруыгызның максаты нидә иде?

– Без Луганскида «Донбассның традицион диннәре – экстремизмга һәм неонацизмга каршы» дип исемләнгән конференциядә катнаштык. Бу очрашуда Башкортстан, Чечня, Мәскәү мөфтиләре һәм башка дин әһелләре, барлыгы 60тан артык делегат катнашты. Татарстан республикасы делегациясен премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләде.

– Конференциядән алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде.

– Бу очрашу бик файдалы узды. Төрле дин әһелләре, фән докторлары чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда һәрберебез чыгыш ясап, үз фикерен әйтте.

– Сәяхәтегез кайсы шәһәрләр аша узды?

– Украинага Волгоград шәһәре аша бардык. Безне анда шәһәр мөфтие Ильяс хәзрәт каршы алды. Шәһәр җитәкчелеге белән очраштык, Мамай курганында булдык. Сез беләсезме икән, Курганда татарлар өчен аерым урын, махсус таш куелган! Һәлак булган милләттәшләребез рухына дога кылдык.

– «Юл газабы – гүр газабы», – диләр бик авыр булмадымы соң?

– Әйе, юл бераз талчыктыра инде. Без дә алты сәгатьтән артык машиналарда барып, чикне исән-имин уздык. Шунысы да бар: Россия ягына чыгучылар бик күп, ә Украина ягына аз.

– Беренче алган тәэсирләрегез?

– Шәхсән минем үземнең биредә беренче мәртәбә булуым. Мине генә түгел, Татарстан вәкилләрен шаккаттырган нәрсә – монда узган гасырның 80 нче еллар мохите сакланып калган. Заманча биналар юк дәрәҗәсендә. Барысы да иске, тик төзек хәлдә сакланган. Тормыш үз җае белән бара. Хәтта җәмәгать транспорты да йөри.

– Конференциядә очрашудан тыш, җирле халык белән аралаштыгызмы?

– Әйе. Татарстан вәкилләре Алчевск шәһәрендәге үзәк китапханәгә дә чакырулы иде. Безне монда яшәүче татарлар җылы икмәк, милли моң, татар җырлары, биюләре белән каршы алды. Аларның күбесе кайчандыр монда кайлардандыр күчеп килгән буын вәкилләре. Араларында буыннар чылбырында бабалары имам булган татарлар да бар. Татарлар уңган халык, булдыра алганча үзләренең телләрен, гореф-гадәтләребезне саклап яшәргә тырыша. Сәяхәт барышында мин Луганскида ике яңа мәчет күрдем.

Бүгенге көндә Луганск Халык республикасында 10 меңләп татар гомер итә икән. Аралашу барышында халыкның рухлары белән көчле икәнен күрдек. Безне күргәч, бик сөенделәр. Җирле халыкка ярдәм итү безнең төп бурычларның берсе булыр.

– Хәзер инде анда барган махсус операция хакында да берәр сүз әйтеп китмәссезме?

– Безнең очрашу, конференция булган урыннан, фронт линиясе дип әйтик инде, 40 чакрым ераклыкта булган. Канонадалар тавышы ишетелде, вертолетлар очканы күренде. Гади халыкның иминлеген, тыныч тормышын Россия Һава гаскәрләре (ПВО) саклый. Юк-юкта шәһәргә снаряд төшсә, тиз арада тәртипкә салалар. Юлга төшсә, дә бинага төшсә дә, тиз арада ремонтлап куялар.

– Ә җирле халык?

– Күбесе туган җирләрен ташларга җыенмый. Элекке СССР рухында тәрбияләнгән буын вәкилләре Россия яклы. Чөнки алар тыныч, мул тормышны инде күргән. Украинаның алып барган сәясәтенә, пропагандасына ышанган, ялтыравыклы тормышка кызыккан яшь буын вәкилләренең фикерләре бераз башкачарак. Бер гаиләдә шулай, фикер каршылыгы туарга мөмкин. Тик мин озакламый бар да җайга салыныр, илдә тәртип урнашыр дип ышанам.

Бер генә диндә дә сәбәпсез кеше үтерергә ярамый. Бу тыелган гамәл. Тормышыбызның матурлыгын күреп, булганына шөкер итеп яшәсәк иде. Беркайчан да яшь ир-атларыбызның гомерләре вакытсыз өзелмәсен, әти-әниләребез күзләреннән хәсрәт яшьләре таммасын иде.

 

Альбина Вәлиева, Илһамия Гаффарова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: