Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Эмиль Гобәйдуллин Конституциягә төзәтмәләр турында: Эшче һөнәрләренең абруе артачак

Гражданнарның байлыгы арту илнең төп документына төзәтмәләр турындагы законның өстенлекле бурычы булачак.

Гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтне Россия Конституциясендә беркетү һәм аларның хокукларын саклауны тәэмин итү эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм илдә яшәүчеләрнең байлыгын арттыру өчен этәргеч булачак. «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Әлеге үзгәрешләр хезмәт кешесенең роле һәм абруе тагын да артуга китерәчәк. Нәтиҗәдә, икътисади күрсәткечләр һәм кешеләрнең тормышы яхшырачак», - диде ул.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә, дәүләт минималь хезмәт хакын яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә билгеләргә, илнең тотрыклы икътисади үсеше һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырырга ниятли. Хезмәт кешесенең дәрәҗәсен саклау һәм хөрмәт итү Россия икътисадый сәясәтенең төп юнәлешләренә әйләнәчәк.

«Ил үсеш кичерәчәк. Урта һөнәри уку йортларына керергә, һөнәр үзләштерергә теләүчеләр саны артачак», - дип сүзен йомгаклады Гобәйдуллин.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев