Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чит илдән кайтучылар өч көн эчендә COVID-19га тикшеренү узарга тиеш

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән кайтучы гражданнарга чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә коронавируска лаборатория тикшеренүе узарга киңәш итә.

Россиядән читкә очучы гражданнарга www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре бердәм порталында теркәлергә кирәк. Анкетаны электрон рәвештә тутырыгыз, чит илдән кайткан көннән өч календарь көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19га лаборатория тикшеренүе узыгыз һәм тиешле форманы тутырып, тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырыгыз.

Хәзерге вакытта 22 гражданга карата "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" РФ КоАП 6.3 маддәсе  2нче өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде. Шуларның дүртесе буенча штраф билгеләү турында суд карары чыгарылды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ КоАП 6.3 маддәсенең 2нче өлеше буенча административ җаваплылык көтә. Әлеге маддәнең санкциясе административ штраф салуны күздә тота:

- гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;

юридик затларга 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;

– юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга 50-150 мең сум яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору;

- юридик затларга 200-500 мең сум яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X