Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чит илдә сату мөмкинлеге бар

Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде.

2020 елның I яртыеллыгында 21 эшмәкәр Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзеде. Илкүләм проект гамәлгә ашыру барышында 115 компания товарларын чит илдә сату турында 25 миллион долларга килешүләр төзеде. Шулай ук эшмәкәрләргә барлыгы 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителде. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артык күләмдә кредит бирелде.

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде. Азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны заказчыларга илтеп бирү хезмәтенә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә дә барлыгы 28 миллион сум акча бирелде.

Эшчәнлекне кризис шартларында да алып барырга өйрәтү максатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, «Адаптация технологияләре» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда катнашучылар саны 54 мең кешедән артты.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев