Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Татарстанда дәүләт хезмәтләренең җиде цифрлы суперсервисы гамәлгә ашырылачак

Республикада яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта һәм урында дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры.

2020 елда Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре суперсервисыннан файдалана алачак. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Безнең министрлык та компанияләрнең онлайн-сервислар эшләү буенча инициативаларын актив рәвештә хуплаячак, алар изоляция вакытында да, гадәти көннәрдә дә республикада яшәүчеләргә файдалы булачак», - диде министр.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы 2020 елда җиде суперсервисны («Мин төзим», «Минем сәламәтлек», «Мин – мәктәп укучысы», «Без - ата-аналар», «Минем күзәтүче», «Актив шәһәр кешесе» һәм «Минем субсидияләр») гамәлгә ашырачак.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләр теләсә кайсы вакытта һәм урында дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлегенә ия булсын өчен министрлык үз карарларын әзерләячәк.

Россиядә дәүләт хезмәтләре электрон сервислары Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә булдырылган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X