Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Булачак пенсионерлар өчен

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен аерым ташламалар каралган.

Узган елдан кертелгән ташламаларга лаеклы ялга чыгарга биш ел калган кешеләрнең хокуклары бар. 2020 елдан алардан 1964 елгы хатын-кызлар һәм
1959 елгы ирләр файдалана ала. Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек барлык пенсионерларга каралган ярдәм күрсәтелә: моңа бушлай дарулар алу һәм транспортта ташлама белән йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымыннан азат ителү керә. Ә яңалардан исә ел саен диспансеризация узуны, эшсезлек буенча түләүләр артуны, пенсия алды яшендәге хезмәткәрне эштән чыгарырга юл куймау турында канун кабул итүне әйтеп үтәргә була. Ярдәм алу өчен беркая мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Пенсия фондында барлык мәгълүмат бар.
Лаеклы ялга махсус стаж буенча чыгучы табибларның, укытучыларның һәм башка шундый һөнәр ияләренең ташламаларга хокуклары тиешле еллар җыелуга җитә: әйтик, укытучыларда – 25 ел, ә табибларда 30 ел узу белән. Әлеге гражданнар өчен пенсиягә чыгу вакыты 2019 елда алты айга күчерелсә,
быел 1,5 елга күчерелә. 2021 елда бу вакыт – өч, 2026 елда – дүрт, 2028 елда биш елга кичектерелә. Әмма бу вакытта да алар тиешле ташмалардан файдалана (салымнан кала) алачак.
Пенсия яше үзгәрмәгән кешеләр өчен шулай ук лаеклы ялга чыгуга биш ел кала дәүләт ярдәме каралган. Мәсәлән, биш балалы аналарда бу вакыт 45 яшьтән башлана, пенсиягә алар 50 яшьтә чыгалар. Пенсия алды ташламаларга ия булу хокукын тикшерү яки белешмә алу өчен Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетка керергә, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки алдан язылып, Пенсия фондына килергә мөмкин.

Лариса Кутилина,
Пенсия фонды
начальнигы урынбасары

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев