Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтенроссия халык санын исәпкә алу вакыты үзгәрде

Коронавирус пандемиясе тормышның күп өлкәсенә үзгәреш кертте. Илдә халык санын алу быел октябрь аенда булачагын игълан итсәләр дә, Дәүләт статистикасы федераль хезмәте аны 2021 елга күчерергә тәкъдим ясаган.

РФ Хакимияте Карары буенча, халык санын исәпкә алу киләсе елның 1 апреленән 31 апрелен кадәр дәвам итәчәк. Үзгәрешләр мо-ның белән генә тәмамланмый. Мәсәлән, кешеләр үзләре турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) исәпкә алу битләренә урнаштыра ала. Шу­лай ук, күп функцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Һәр катнашучыга санлы һәм QR-код биреләчәк. Халык санын исәпкә алучы хезмәткәр өегезгә килсә, аңа бу кодны күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук процедураны алдан узар өчен аерым участоклар эшләр дип көтелә.

Күчереп язучы мәгълүматны планшет ком­пьютеры аша кертәчәк. Кәгазь варианты ин­тернет булмаган урыннарда гына кулланы­лачак. Битләрдә шәхси мәгълүмат бөтенләй булмаячак, җаваплар ничек бирелә, шулай үзгәртелмичә кертеләчәк. Моны дәлилләүче документларны сорамаячаклар. Исәпкә алу нәтиҗәләре билгеле булгач, битләрне юкка чыгарачаклар.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X