Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рецепты буенча Түбән Камада антисептиклар чыгарылачак

Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексы базасында антисептик җитештереләчәк. Бу хакта «Татнефть»матбугат хезмәте хәбәр итә.

Антисептик изопропил спирты нигезендә бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рекомендацияләренә туры килә торган рецептура буенча чыгарылачак.

Җитештерү covid-19 таралуына каршы көрәштә ярдәм итү өчен оештырыла. Предприятие кирәкле компонентларны сатып алган һәм норматив-техник документацияне эшләгән инде, диелә хәбәрдә. Эремәне 10 һәм 20 литрлы пластик савытларга тутырачаклар.

«Татнефть» антисептик продукция белән үз предприятиеләрен дә, шулай ук компания эшчәнлегенең төбәк социаль хезмәтләрен дә тәэмин итәргә планлаштыра.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев