Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Большаков: Конституциягә төзәтмәләр Бөек Җиңү турындагы хәтерне сакларга ярдәм итәчәк

Илнең Төп законында Ватанны саклаучылар батырлыгына карата хөрмәтне билгеләргә тәкъдим ителә.

Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән тарихи дөреслекне саклау турындагы төзәтмәне тарихны бозып күрсәтүдән «калкан» һәм россиялеләрнең киләчәк буыны Бөек Ватан сугышы геройларын хөрмәтләп искә алачагына гарантия дип санарга мөмкин. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы җаваплы сәркатибе Андрей Большаков шундый фикерен белдерде.

«Тарихи хәтерне саклау турындагы төзәтмә кертү – яшь буынны социализацияләү, буыннан-буынга күчү күрсәткече ул. Тиздән Бөек Җиңүнең – 80, аннары 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, ул чагында инде ветераннар да калмаячак. Киләсе буыннар әлеге хәтерне тапшырырга һәм барысы да без күнеккән рәвештә калсын өчен тырышырга тиеш», - дип искәртте Большаков.

Конституциядә Ватанны саклаучыларны искә алу уңай импульс бирә һәм ул озак еллар дәвамында, кайбер илләр тарихи фактлар белән спекуляция ясарга тырышса да, үткәндәге вакыйгаларга тиешле бәя бирергә ярдәм итәчәк.

«Россиядә билгеләп үтелә торган Җиңү көне күпчелек кеше хуплый торган бердәнбер сәяси бәйрәм дип уйлыйм. Илебездә һәм башка кайбер дәүләтләрдә әлеге вакыйгага караш бертөрле, әмма әлеге мәсьәләдә башка фикердә торган илләр дә бар», - дип искәртте галим.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев