Туган як

«Бигеш» территориясендә 410 машиналык түләүсез парковка барлыкка киләчәк

Быел «Бигеш» аэропорты территориясенә керү урынында түләүсез парковка төзергә планлаштыралар.

Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа парковканың гомуми мәйданы 12 мең кв. метрдан артык булачак, сыйдырышлыгы – 410 машиналык.

Яңа парковка гамәлдәге түләүсез парковка урынында урнашачак.

Бушлай парковка каршы алучылар һәм озатучылар өчен була дип көтелә. Озакка очып китүчеләр өчен дәвамлы вакытка машиналарны калдыру хезмәте эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: