Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы теркәлде

10 кеше хастаханәгә салынган, 92 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасына ия, шуңа күрә өйдә дәвалана.

1 очрак чит илләрдән кайтучыларда, 101се моңарчы вирус йөртүчеләр белән контактта булучыларда ачыкланган.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр - 7
18 дән 30 га кадәр - 40
30 дан 50 гә кадәр -23
50 дән 60 ка кадәр -20
60 тан 70 кә кадәр - 9
70 тән 80 гә кадәр - 2
80 яшьтән 90 яшькә кадәр - 1

Яңа ачыкланган очраклардан: 

Казанда - 75;
Яр Чаллыда – 1;
Кукмара районында - 1;
Буа районында - 3;
Биектау районында - 3;
Нурлат районында - 1;
Арча районында - 2;
Яшел Үзән районында - 6;
Лаеш районында - 2;
Югары Ослан районында - 1;
Апас районында - 3;
Саба районында - 3;
Питрәч районында - 1.

Бөтен вакыт эчендә 184 (+ 20 тәүлек эчендә) кеше савыккан.

Республикада бүген COVID-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1969 елда туган ир-ат, 19 апрельдә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә керә. 21 апрельдә ул яңа коронавирус йогышының авыр формасы, полисегментар пневмония, «ОРДС» дигән диагноз белән 2 нче шәһәр хастаханәсе стационарына озатыла.
25 апрельдән ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган.

Туганнарының һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Татарстанлылардан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвегезне сорыйбыз! Үз сәламәтлегегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев