Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бергә булыйк, бердәм булыйк

Халык санын исәпкә алу (аны кайберәүләр «илкүләм җанисәп» дип тә әйтә) вакыт якынлашкан саен, шау-шулар ешрак чыга башлады.

Әле күптән түгел "Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафинаның җырчы Фирдүс Тямаевны концертларында «Мишәрләр, сез кайда?» дип кычкырганы өчен тетмәсен тетте. «Ә ник соң «Татарлар, исәнмесез!» түгел? Татар халкына зур мәдәният кирәкми, именно Фирдүс кебек: «Мишәрләр, сез кая?» дигән мәдәният кирәк. Һәм уйга кала ул: мишәрләр шундый зур милләт икән, язып карыйм әле үземне мишәр диеп. Ул вәзгыять тә дөрес түгел», – дип сөйләде көчле акцент белән әлеге ханым.
Ләкин шул ук Тямаевның «Горур халкым – татарым» дигән җырның барлыгын белгәнме ул? Әле шушы көннәрдә генә Фирдүс әфәнденең иҗатташлары Шәкүр һәм Резеда Әхмәтвәлиева белән берлектә «Татарлар» дигән җыр клибына төшкәннәр. Анда артист кычкырып мишәр диалектында:
«Әй, татарлар, татарлар!
Югалмасын кыйблалар.
Безне көчле милләт иткән
Телебез, динебез бар», – дип сөрән сала.
Алты минутка диярлек сузылган бу клипны Рамилә ханым карадымы икән? Конференция интернетта басылгач ук, күпсанлы шәрехнамәләр язылды. Кемдер Тямаев яклы, кемдер, «бүленмәскә иде», дип борчыла. Кемдер «татар әдәби телендә генә җырларга кирәк», дип ризасызлыгын белдерә.
Америкада яшәүче дустым сөйләде. Россиядән анда еврейлар күченгән. Үз оешмалары да бар икән. Яңа килүчеләргә бушлай торак биргәннәр, балаларын бакчага йөртү чыгымнарын да оешма үз өстенә алган. Ә килүчеләрне әле эшкә дә урнаштырган.
«Татар татарны ашар», «Татар татарны сатар» дип юкка гына әйтмиләр булып чыга. Мишәр диалектында җырлаучы кеше тулы заллар җыя икән, ник эчләре поша? Миңа калса, гади көнчелек бу. Үзе булдыра алмый икән, татар кешесе шул ук өлкәдә эшләп уңышка ирешүчеләрне куәтләми, киресенчә, имеш-мимешләр тарала, тәнкыйтьлиләр.
Халык санын исәпкә алу башта апрельдә булыр дисәләр дә, тора-бара сентябрьгә күчергәннәр. Ул вакытка кадәр нәрсәләр булып бетәр... Уңган-булган халык бит без. Татарстандагы авылларның матурлыгын Россия белән чагыштырып та булмый. Фермерлар, эшмәкәрләр тырышып эшли. Эшчәннәрне, булганнарны, тырышларны мактап телгә алыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк.ү

Лилия Заһретдинова

Фото: Ф.Тямаевның шәхси архивыннан
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев