Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бер көндә өч зур вакыйга

Республика һәм Шәһәр көнендә Түбән Камада капиталь төзекләндерүдән соң берничә бина ачылды.

«Ресурс үзәге» статусы белән...
Е.Н Королев исемендәге политехник көллияттә капиталь төзекләндерү тәмамланды. Көллият 1966 елда, шәһәребездә химия сәнәгате, торак һәм социаль
объектларын төзүдә белгечләр кирәк булган вакытта ачылган. Әмма мондый күләмдә ремонт биредә беренче тапкыр ясалган. Яңартылудан соң ачу тан-
танасында көллияткә ресурс үзәге статусы бирелүе ачыкланды.
Эшләр ике ел дәвам итте. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 182 миллион сумга бинага капиталь ремонт ясалды, лабораторияләр һәм остаханәләр
җиһазландырылды. Хәзер ресурс үзәк составында ике компетенция үзәге, имтиханга әзерләнү өчен өч мәйданчык эшли. Белем бирү программасына тагын
дүрт белгечлек өстәлде.
Бүгенге көндә биредә 860 кеше белем ала, 27 – кыска вакытлы программа, WorldSkills Russia хәрәкәте принциплары гамәлгә ашырыла. Уңайлы шартлар
һәм яңа җиһазлар укытуда яхшы нәтиҗәләр бирәчәк.
– Элекке көллият белән чагыштырсак, хәзер ул фәнни-тикшеренү уку йортына әйләнгән, дияргә була. Төзелеш, энергетика, транспорт һәм башка өлкәдә кирәкле белемнәр алу өчен бөтен нәрсә бар, – дип үз фикерен белдерде дәрәҗәле кунакларның берсе Николай Типтяров.
– Элек, нигездә, теоретик белемнәр бирелсә, хәзер аларны гамәлдә өйрәнү мөмкинлеге бар. Ә бу бик мөһим, – дип ассызыклады шәһәр мэры Айдар Мет-
шин.
Ресурс үзәге директоры Татьяна Куприянова, үз чиратында, ярдәм иткәннәре өчен шәһәр һәм республика хакимиятенә, сәнәгать предприятиеләренә,
төзүчеләргә рәхмәтен белдерде. 

Сәламәтлекне дә кайгырталар
Шәһәребездә капиталь яңартудан соң 25 нче балалар бакчасы да ачылды. Хезмәткәрләрне, сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен «өй туе» белән кот-
лау өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов та килде. Бу балалар бакчасына барлыгы 221 бала йөри. Бина 1976 елда төзелсә дә, капиталь ремонт биредә бер дә булмаган. Бигрәк тә түбә, инженер коммуникацияләр, бинаның алгы ягы начар хәлдә иде. Әлеге эшләргә республика программасы кысаларында 38 миллион сум бүлеп бирелгән. Тагын 2,5 миллион сумга мебель һәм башка җиһазлар сатып алынган, «Татнефть» предприятиесе исә бина тирәсен тәртипкә китерүгә 2,5 миллион сум бүлеп биргән.
Балалар бакчасында түбәгә, инженер системаларына ремонт ясалган, тәрәзәләрне, ишекләрне, лампаларны алыштырганнар, төркем бүлмәләрен
яңартканнар. Бинада лего-студия, сәламәтлекне ныгыту өчен галокамера, психолог бүлмәсе дә ачылган. Ә физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, аерым
бәдрәф каралган.


Балалар һәм яшьләр өчен
Студентлар урамындагы 35 нче йортта исә «Луч» яшьләр клубы ачылды. 165 квадрат метрда 7-14 яшькә балаларга һәм 30 яшькә кадәрге егетләргә һәм кызларга буш вакытны файдалы уздыру өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмәләр зур һәм якты, кирәкле җиһазлар инде урнаштырылган. Эшләячәк түгәрәкләргә дә кирәк-яраклар кайтартылган. Биредә театр студиясе ачылачак, яшь артистлар өчен киемне җирле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче модельер балалар тегәчәк. Клубта радиоэлемтә пункты булдырылган, ә декрет ялындагы яшь әниләргә эшмәкәрлек курслары эшләячәк.
Республика программасы кысаларында төзелгән клубка 3 миллион сум сарыф ителгән, тагын 340 мең сум, мебель җиһазларын сатып алу өчен бүлеп
бирелгән.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев