Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

БДБ илләренең Беренче уеннарына волонтерлардан гаризалар кабул итәләр

Казанда ярышлар 20-27 августта үтәчәк һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләренең Беренче уеннарында волонтер булып катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Бу вакыйга уңаеннан Татарстан Халыклар дуслыгы йортында тантана узды.

«Уеннарның программасы бай булачак. Волонтерларның әлеге уеннарда катнашуы оештыру комитеты өчен мөһим», — диде ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Александр Карпов.

Вакытлыча яшәп тору урыннары булмаган волонтерлар Казанның Универсиада авылында яшәячәк. КФУда уку елының кайчан башлануына волонтерларның Универсиада авылында яшәүләре йогынты ясаячакмы, юкмы әлегә билгеле түгел.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУ белән берлектә бер карарга киләчәк. Бу сорауларны элегрәк чишкән идек инде. Ничек кенә булса да, студентларга уңайлы булачак», — диде Карпов.

Волонтерларның минималь яшен дә билгеләделәр — 16 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше гариза бирә ала. Уеннарда катнашучы һәр илдән унбишәр волонтер киләчәк, алар үз илләренең спортчыларына ярдәм итәчәк.

«Хәзер бу мәсьәлә буенча фикер алышалар. Мөгаен, волонтер үз спортчыларына бәйле булыр. Без милли-мәдәни автономияләр һәм яшьләр ассамблеясе белән берлектә спортчылар һәм кабул итүче якларда тел киртәләре булмасын өчен, әлеге илләрдән волонтерлар корпусын формалаштырачакбыз», — диде ТР Иҗтимагый палатасының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия рәисе урынбасары Тимур Кадыйров.

БДБ илләренең беренче уеннарында якынча 2500 спортчы катнашачак. Катнашучыларның яше — 14 яшьтән 23 яшькә кадәр. Казанның 16 объектында 21 спорт төре буенча ярышлар үтәчәк, 230 медаль комплекты уйнатылачак. Уеннар шулай ук БДБ иле булмаган илләр өчен дә ачык.

Казанда ярышлар 20–27 августта үтәчәк. Алар ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X