Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

«Сезнең эшегез һәм һөнәри осталыгыгыз зур әһәмияткә ия», - ди «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан журналистларын, полиграфистларны, нәшрият хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм — Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм. Бүген журналистлар ил һәм республика өчен катлаулы вазгыятьтә алгы сафта. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары хәзерге санитар-эпидемиологик вазгыять, аны тотрыклыландыру һәм халыкка ярдәм итү чаралары турында дөрес мәгълүмат җиткерүнең төп каналларына әверелде.

Сезнең эшегез һәм һөнәри осталыгыгыз зур әһәмияткә ия — үз материалларыгыз белән сез республикабызның бердәмлеген һәм үсеш алуын саклап калуга саллы өлеш кертәсез. Массакүләм мәгълүмат чаралары — хакимият һәм җәмгыять арасында диалогның нәтиҗәле мәйданчыгы ул. Алга таба да халыкка тормышның барлык өлкәләрендә барган процесслар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим.

Республика медиаөлкәсендә һәрвакыт иҗади, талантлы, битараф булмаган, җаваплы кешеләр эшләде. Безнең журналистлар югары профессиональлек, яраткан эшенә тугрылык һәм газиз Татарстаныбыз һәм тулаем ил язмышына битараф булмаган мөнәсәбәт белән аерылып тора. Бу сыйфатлар киләчәктә дә сезнең көндәлек эшегезнең нигезе булыр дип ышанам.

Намуслы хезмәтегез, үз вазифаларыгызга җаваплы каравыгыз, зур иҗади фидакарьлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары саклансын, үссен һәм нәтиҗәле эшләсен өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез.

Һөнәри бәйрәм белән сезне! Матбугат көне белән! Барлык иҗади планнарыгызның тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда да уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булуын телим», диелгән котлауда.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X