Туган як

Айдар Сәлимгәрәев газета-журналлар сату нокталарын арттыру мәсьәләсен күтәрде

Аның фикеренчә, вакытлы матбугат сату павильоннарына дәүләт программасы кирәк.

Татарстанда газета-журналлар сату нокталарын арттыру кирәк. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«Елдан-ел вакытлы матбугат сатучы нокталар кими. Бу мәсьәләдә республика, Казан яхшы позициядә түгел. Аерым павильоннарга ярдәм буенча дәүләт программасы кирәк», — диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә пресса павильоннары киңәя баруын билгеләп узды.

Республикада матбугат сатучы 233 сәүдә объекты исәпләнә. 2018 ел белән чгыштырганда, аларның саны 20 процентка кимегән. «Кече һәм бизнес бу проблеманы хәл итүгә алынырга әзер, ләкин ярдәмсез булмый. Электр энергиясенә тарифларны киметү, җиргә аренда бәясен киметү», — диде.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: