Авылда яшәүче өченче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум бирелә
2016 елдан 2018 елга кадәр Татарстан авылларында яшәүче 124 хатын-кыз 29 яшькә кадәр дүртенче, бишенче һәм алтынчы тапкыр әни булды.
Татарстанда авылда өченче һәм аннан соңгы балалары туган өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Министрлар Кабинеты карарын шәрехләп, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
«Бүген 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченчесен генә түгел, дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы баласын тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу - балалар туганда бик кирәкле акчалар, чөнки без бала туганда гаилә бюджетыннан зур чыгымнар булуын беләбез», - дип аңлатты Зарипова.
Министр искәртеп узганча, тиешле карар кабул ителгәнче, хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туганда гына түләнгән.
«Без анализ ясап, 2016-2018 елларда гына да 29 яшькә кадәр 124 хатын-кыз өченче баласының гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булганлыгын белдек. Социаль гаделлекне торгызу максатында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан бу уңай карар кабул ителде», - дип искәртте ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.
Илкүләм проектлар 2019 ел башыннан Россия Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә тормышка ашырыла. Татарстанда «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд сум акча бүленгән.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 18:06Нефть химиячеләре паркында сәләтле балалар фестивале узды Чарада республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, муниципаль һәм региональ этапларда җиңүчеләр, призерлар, укытучылары, шулай ук, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучылар катнашты. Барлыгы 275 бала һәм 162 укытучы.4900
-
26 май 2022 - 11:48Түбән Камада хәрби комиссариаты хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарганнар Түбән Кама шәһәр суды элекке хәрби комиссариат хезмәткәренә шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгарган.9300
-
26 май 2022 - 11:1910 яшьлек баланы бәрдергәннәр Түбән Камада 10 яшьлек малай юлны чыкканда «Лада Калина» автомобиле астына эләккән.8400
-
26 май 2022 - 08:54Балаларның “Туган як” лагеренда ял итү мизгелләре
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
26 май 2022 - 08:24Профильле укыту заман таләбеме?Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.6900
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.23201
-
26 май 2022 - 16:20Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.6700
-
25 май 2022 - 11:43Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладыТүбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады.10600
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.30100
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.59900
-
18 май 2022 - 19:51ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.52600
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.52000
-
17 май 2022 - 09:342023 елда шәhәрдә җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итәчәк Киләсе елда Түбән Камада ишегалларындагы җәяүлеләр зоналарын һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.47400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика