Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Анжела Вавилова исемендәге фонд “Балалар – балаларга” акциясен башлады

Татарстанда дүртенче «Балалар – балаларга» акциясе старт алды. Аның инициаторы – Анжела Вавилова исемендәге фонд.

Бу хакта хәйрия оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйрия чарасында катнашучылар сыйныфтан бер гомуми букет сатып ала алалар, ә калганнарын авыручы балаларга ярдәм итәргә, чәчәкләргә тигез бәядән – акча алмаштыра.
«Бу акцияне без инде дүртенче ел уздырабыз. Узган ел анда бөтен Татарстанның мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар катнашты. Алар безгә Казан хосписы карамагындагы балалар өчен 276 мең сумга якын акча җыярга ярдәм иттеләр", – дип уртаклашты Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов.
Акча махсус туклануга, дарулар һәм медицина җиһазлары сатып алуга тотылачак. “Яхшылык югалмаячак” – чараның шигаре әнә шулай яңгырый.
Моннан тыш, фонд тарафыннан Казан хосписы карамагындагылар, шулай ук Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендәге балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акча җыю алып барыла.
“Бу балалар өчен 1 сентябрьдә мәктәпкә бару зур шатлык булыр иде, әмма сәламәтлекләре аларга бу көнне калган укучылар белән беррәттән бәйрәм итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә акцияне оештыручылар аларга ярдәм итәргә тырыша һәм аларның бу бәйрәмгә аз гына булса да катнашлары барлыгын тоюларын тели", – диде Владимир Вавилов.
Мәктәп укучыларына бүләкләр алу өчен 100 мең сум тирәсе акча кирәк. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-08-2020/v-tatarstane-startovala-aktsiya-deti-detyam-5764316
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев