Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәттә эшче тимер торба астында калып үлгән

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдрахманов килгән.

Бүген иртән Әлмәттә кеше үлеменә китергән фаҗига булган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев, дип яза «Татар-информ».

Тимер торбалар төягән вакытта «Яңа технологияләр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең механик-җыю эшләре слесарена автомобиль угы төшкән. 46 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдрахманов килгән.

Күзәтү ведомствосы белгечләр белән бергә предприятиедә хезмәтне саклау турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк һәм кирәк булган очракта тиешле чаралар күрәчәк.

Фото: © РТ Прокуратурасы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев